“Китап” радиосы Казан-Уфа-Казан маршруты буенча “Мин матурлык эзләп йөрим...” дип исемләнгән автомарафон уздыра

2021 елның 22 октябре, җомга

“Китап” радиосы Казан-Уфа-Казан маршруты буенча “Мин матурлык эзләп йөрим...” дип исемләнгән автомарафон уздыра. Октябрьнең 25еннән алып, 3 көн дәвамында чарада катнашучылар Татарстан һәм Башкортостанның 18 районында әдәби музыкаль урам чыгышлары ясарга планнаштыра. Автомарафонның төп максаты – татар һәм башкорт халыкларын берләштерүче җыр һәм әдәбиятны пропагандалау.
2021нче елның 25нче октябрендә иртәнге 8:00дә Казанның 1 май мәйданыннан – Казан кирмәне диварлары астыннан “Мин матурлык эзләп йөрим...” дип исемләнгән әдәби музыкаль автомарафон кузгалып китәчәк.
Әлеге авточабыш Казанда 98,6 FM ешлыгында эшләүче “Китап” милли радиосы тарафыннан оештырыла һәм 28нче октябрьгә кадәр Татарстан һәм Башкортостанның күп кенә районнары буйлап узып, Уфада булып, кире Казанга әйләнеп кайтачак. Чара барышында Татарстанның Мамадыш, Алабуга, Яр Чаллы, Минзәлә, Актаныш, Азнакай, Әлмәт районнарында, Башкортостан республикасынның Дүртөйле, Илеш, Бакалы, Чакмагыш, Кушнаренково, Чишмә, Бүздәк, Туймазы, Октябрьский районнарында булу күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International