Яңа гына "табадан төшкән" Галимардановлар гаиләсе, гаилә коруның күңелле мәшәкатьләрен читкә куеп, ЗАГСтан туры сайлау участогына килде һәм үз киләчәге өчен тавыш бирде.
- Бүген илебез өчен, аның якын киләчәктә яшәешен билгеләүче иң мөһим вакыйгаларның берсе. Безнең өчен исә, бу бик тә истәлекле көн. Әмма шуңа карамастан, киләчәгебез өчен борчылып сайлауга килергә булдык, - ди Тимур һәм Чулпан Галимардановлар.
Яшь гаилә Балалар иҗат үзәгендә урнашкан 630 нчы сайлау участогында тавыш бирде.