25 сентябрь көне Татарстанда Гошер көне дип игълан ителде

2021 елның 17 сентябре, җомга

Татарстан Республикасында Диния нәзарәте башлангычы белән гадәттәгечә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе башланды. Шуңа бәйле рәвештә, мөфтият 2021 елның 25 сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте.

Актанышта Гошер көнен район мөхтәсибәте “Ихлас гамәл” хәйрия оешмасы белән берлектә оештырачак. Гошер сәдәкасын аз керемле, күп балалы, мохтаҗ гаиләләргә таратачаклар. Изге гамәлгә үз өлешен кертергә теләүчеләр 89372834680 (Руслан Мортазин) номерына шалтыратып белешергә мөмкин.

 

Гошер — сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында «Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсенең 267 нче аятендә әйтелә: «И, иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез…» 

Инкыйлабка кадәр Ислам динен тотучы татарларда гошер сәдакасын җыю гадәти хәл булган. Ә советлар вакытында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алмаштырган. Хәзер бу хәйрия гамәле Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның идеясе белән яңадан республика мөселманнарының дини тормышына кире кайта башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International