Маркетплейс Татарстан фермерларына һәм табигый продуктлар яратучыларга бер-берсен табарга ярдәм итә

2021 елның 17 сентябре, җомга

Өстәмә сату базары табарга теләгән Татарстан фермерлары “Россельхозбанк” тарафыннан эшләнгән түләүсез маркетплейстан файдалана алалар. Платформа фермерга мәйданчыкта үз витринасын алып, арадашчылардан башка заказлар ала башларга мөмкинлек бирә. Маркетинг һәм платформаны алга җибәрү буенча бөтен йөкләнешне банк үз өстенә ала.

Маркетплейс витринасы аша Татарстанның 100дән артык авыл хуҗалыгы товары җитештерүчесе үз товарларын сата. Сатучыларның күбесе Казанда, Лаеш, Яшел Үзән, Алексеевск, Буа, Чистай һәм Кукмара районнарында урнашкан. Алар табигый фермер продукциясе, аерым алганда, кош ите һәм ярымфабрикатлар, сырлар, икмәк-күмәч әйберләре, сөт продуктлары, яшелчә һәм балык сатып алырга тәкъдим итәләр.

“Свое родное” фермерларга да, кулланучыларга да йөз тота. Кешеләр файдалы һәм табигый, ә кайчагында уникаль фермер продуктларын да алар өчен иң уңайлы ысул белән сатып ала ала, өстәвенә, өстәмә бәяләрдән башка. 2021 елда популярлашкан өйгә илтүдән дә файдаланырга була.

Шулай ук экосистема бүген популяр агротуризмны үстерә. Күп кенә фермерлар үзләренә кунакка чакыра, аларга хайваннар күрсәтә, мастер-класслар үткәрә. Татарстанда әлеге сервис аша тәвә фермасына тур сатып алырга мөмкин. Фермага экскурсиядән тыш, сервис кулланучылары тәвә йомыркасыннан омлет әзерләү, татар милли баш киемнәре-түбәтәй ясау буенча мастер – классларда катнаша алалар, шулай ук Кәҗә яки сыер саварга һәм парлы сөтне татып карарга мөмкинлек бар.

Маркетплейс турында https://svoe-rodnoe.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International