Бүген Татарстанда РФ Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда барлык сайлау участоклары ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәреләчәк.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, участокларның 98 проценты видеокүзәтү белән тәэмин ителгән. Камералар тавыш бирүнең өч көне дәвамында — 17-19 сентябрь көннәрендә эшләячәк. Трансляция тәүлек буе иҗтимагый күзәтүнең республика үзәгендә барачак. Анда барган вакыйгаларны җәмәгатьчелек, сәяси партияләр, ТР Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре, шулай ук кирәкле техник әзерлек узган битараф булмаган гражданнар күзәтәчәк.