«Инфекция үтеп керә икән, барлык кошларны яндырырга туры киләчәк. Сәнәгатьтә үстерелгән кошларны кертеп, Татарстанда 18 млн башка якын кош исәпләнә. КФХ ларда кош гриппыннан саклану дәрәҗәсе түбән, кошлар сулыкларга да төшә. Бу вакытта кыргый су кошлары җылы якларга китә һәм ял итәр өчен сулыкларга төшә», — дип белдерде Габделхак Мотыйгуллин.
Ул былтыр октябрьдә Татарстанда ачыкланган кош гриппы да кыргый кошлардан башланганын искәртеп узды. Мөслим, Чүпрәле, Яшел Үзән, Буа районнарында инфекция теркәлгән булган.