"Татарча диктант" акциясенә Актаныш районы да кушылды

2021 елның 10 сентябре, җомга

"Татарча диктант" акциясенә Актаныш районы да кушылды. Бүген районыбызның 28 белем бирү учрежденияләрендә теләге булган кешеләргә үз-үзләрен сынап, татарча диктант язу мөмкинлеге туды. 

“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе “2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады. Татарстан Республикасының “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Максат – татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, орфографик һәм пунктуацион хаталар ясамыйча язу теләген уяту, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International