Актанышта "Пушкин картасы" белән 3000 якын яшьләр файдалана ала

2021 елның 10 сентябре, җомга

2021 елның 1 сентябреннән Россиядә масштаблы проект-Пушкин картасы старт ала. Аның ярдәмендә 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр бөтен ил буенча мәдәни чараларда катнаша алачак. 1 сентябрьдә Пушкин картасына 3000 сум күчереләчәк – бу акчаларны яңа елга кадәр тотарга кирәк булачак, ә 2022 елның 1 гыйнварыннан Дәүләт Пушкин картасын инде 5000 сум күчерәчәк. Пушкин картасын ничек алырга һәм файдаланырга?

Моның өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

- "Дәүләт хезмәте" порталында теркәлергә.

- Исәп язуын расларга.

- «Дәүләт хезмәте. Мәдәният» мобиль кушымтасын йөкләргә.

- "Мир" түләү системасының виртуаль яки пластик картасын --  Пушкин картасын алырга.

- Кушымтада афишадан үзеңә ошаган чараны сайларга.

- Кушымтада, сайтта яки музей кассасында билет сатып алырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International