Бакча чүбен кая куярга?

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

График нигезендә чүп җыйган "Гринта" җәмгыяте машиналары бакчадан чыккан бәрәңге чүбен, алма, агач ботакларны алмый. Аларны яндыру мөмкин түгел, кануннар нигезендә дә тыелган. Күпфатирлы йортлар тирәсенә барып чүп савытларын тутырып кую да егетлек түгел. Әлбәттә, "нишләргә?" дигән сорау туа.
Бу очракта шушы телефон номерына хәбәргә чыга аласыз. Бакча чүбеннән генә түгел, гомүмән еллар дәвамында "кирәге чыгар әле" дип җыеп яткан чүп-чардан да арына аласыз.
Шартлары гади:
1. 89063271461 телефонына шалтыратыгыз.
2. Көндезгә трактор арбасы куярлар
3. Икенче көнне иртән чүп төялгән арбаны алып китәрләр
4. Хезмәт күрсәтүнең бәясе 700 сум

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International