Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2021 елның 9 сентябрендә 12.00 дән 16.00 гә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрә. Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре идарә компетенциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 нче йорт, 3 нче кат адресы буенча эшкуарларга консультация бирәчәкләр. Кабул итү алдан язылу (8552) 32-05-99, 32-06-00 телефоннары буенча башкарылачак.