30 АВГУСТ - ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КӨНЕ

2021 елның 29 августы, якшәмбе

Хөрмәтле райондашлар, якташлар!

Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм!

Әлеге көн республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстан халкының дуслыгын, берлеген, бердәмлеген гәүдәләндерә.

Безнең районда күп кенә республика һәм муниципаль программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Алар бер-берсен тулыландырып, халыкның мул тормышын тәэмин итүгә хезмәт итә.

Дәүләтебез һәрвакыт халыкка таяна һәм халыкка хезмәт итә. Хакимият һәм халык арасындагы тыгыз һәм гадел мөнәсәбәт - республиканың киләчәгенә, аның тотрыклы үсешенә, тынычлык һәм иминлеккә ышаныч. Агымдагы елда Республика көне 19 сентябрьдә Россия Федерациясе  Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерлек барган вакытка туры килде. Бу бик мөһим вакыйга. Ул республикабызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен ирешелгәннәрне саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән зур эш.

Актанышлылар, гадәттәгечә, хезмәттә сынатмыйлар. Авыл хуҗалыгындамы, башка тармактамы – кайда гына эшләсәләр дә, тырышып хезмәт куялар. Район игенчеләре һава шартларының уңайсыз килүенә карамастан, яхшы уңыш үстерделәр. Аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт.

Республика көне һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Сау-сәламәт булып, күтәренке күңел белән, бәхетле-мул тормышта яшәвегезне телим.

Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International