Баланы кайда бирергә? Нинди түгәрәккә йөртергә?

2021 елның 27 августы, җомга

Тиздән яңа уку елы башлана. Мәктәпләр белән беррәттән өстәмә белем бирү учрежденияләрендә дә яңа уку елына әзерлек алып барыла. Районда ике спорт мәктәбе, сәнгать мәктәбе һәм балалар иҗат үзәге эшләп килә.
Баланы кайда бирергә? Нинди түгәрәккә йөртергә? Өстәмә белем һәм тәрбия бирү оешмалары белән берлектә узган брифингта әлеге сорауларга һәм яңалыкларга ачыклык кертелде.

Балалар иҗат үзәге эшчәнлеге белән мәдәни-массакүләм эшләр буенча мөдир Илүзә Муллахмәтова таныштырды. Районыбызда урнашкан Балалар иҗат үзәге-бердәнбер күппрофильле өстәмә белем бирү оешмасы.Үзәктә барлыгы 792 бала өстәмә белем ала.Төркемнәр саны-72. БИҮ гендә тәҗрибәле, үз эшен яхшы белгән 24 өстәмә белем бирү педагоглары хезмәт куя.
БИҮ генең төп максаты: балаларны тормышка яраклы,сәләтле, матурлыкны күрә белү, төрле яктан үскән шәхес итеп формалаштыру, дәрестән тыш вакытларын файдалы куллану.
Үзәктә 5 юнәлештә өстәмә белем бирелә:
1.Сәнгать юнәлеше(бию,җыр,оригами, рәсем,батик, әвәләү,сәйлән белән эшләү, тегү һәм кисү,компьютер графикасы,декоратив гамәли сәнгать)(482 бала)
2.Спорт юнәлеше( милли көрәш, шахмат)(30 бала)
3.Социаль педагогик юнәлеше(инглиз теле, җурналистика, логопед,этикет,яшь лидерлар мәктәбе)(136 бала)
4.Техник иҗат юнәлеше( авто,судо,авиа,робототехника, агач эше).(114 бала).Бу юнәлеш буенча материал-техник база булдырылды, укучылар авиатренаҗерда шөгыльләнү мөмкинлегенә ия.
5.Табигый-фәнни юнәлеше(тәбигать фәннәре)(40 бала).
Түгәрәкләргә 4 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалар йори.
Барлык өстәмә белем бирү дәресләре уңайлы җиһазландырылган кабинетларда уза,укыту программаларын үтәү өчен барлык шартларда тудырылган.
Сәнгать юнәлешендә эшләүче түгәрәкләрендә алган белемнәре белән укучыларыбыз район, Республика, бөтенроссия, халыкара төрле иҗади бәйгеләрдә, күргәзмәләрдә катнашып югары, призлы урыннарга ия булалар.
“Образ” заманча эстрада биюләре студиясе “Без Бергә” халык иҗаты фестивалендә чыгыш ясап Гран при лауреаты исеменә лаек булды.
Техник юнәлештә ярышларга зур игътибар бирелә. Декабрь аенда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен гади автомодельләр буенча ачык республика ярышы оештырылды. Шулай ук авиамодельләр буенча Зәй, Түбән Кама шәһәрләрендә узган республика бәйгеләрендә укучыларыбыз уңышлы катнашып призлы урыннар яулады.
”Яшь профессионаллар” региональ чемпионаты-техник иҗатта яңа баскыч. Бу бәйгедә уңышлы катнашып килүче укучыларыбыз бар. Техник иҗат күргәзмәләре-тәҗрибә уртаклашу мәктәбе-һәр елны оештырыла. 21 гасыр кулибиннары, “Мин-оста” бәйгеләре балаларда зур кызыксыну уята.
Спорт юнәлеше буенча милли көрәш, шахмат дәресләренә йөрүче яшь спортчыларыбыз төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүләргә ирешә, милли көрәш буенча Россия чемпионнарыбыз да бар.Узган уку елында Милли көрәшне үстерү өчен “Татнефть” Грантына лаек булдылар.
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә билбау көрәше, дзюдо, шахмат, өстәл теннисы, бадминтон, йөзү, җиңел атлетика, волейбол, баскетбол, футбол түгәрәкләре эшләп килә. Һәр спорт төренең үз яшь категориясе бар. Гадәттә 9 яшьлек балаларны җыялар. Әмма балалар бакчалары белән дә тыгыз эшчәнлек бара. Ул яшьтәгеләр өчен дә аерым дәресләр каралган. Бу хакта спорт мәктәбенең директор урынбасары Ренат Газетдинов таныштырды.
“Лачын” спорт мәктәбендә хоккей командаларын туплау бара. Быел яңалык буларак следж-хоккей төркеменә йөрүчеләрне җыярга ниятлиләр. Следж-хоккей мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьүсмерләр өчен хоккей уены. Тәртибе шул ук. Бары тик уйнаучылар боз өстендә махсус чаналарда йөри. Параолимпия уеннарына кергән әлеге спорт төренә районыбызда сорау бар. Һәм бу ниятләр чынга ашса бик яхшы булыр иде.
Шәһәр җирендә ата-аналар ерак араларны якын итеп, саллы гына акчалар түли-түли нарасыйларын түгәрәкләргә йөртәләр. Шөкер, бездә барлык өстәмә белем бирү оешмаларында ул бушка. Кирәк икән киемен дә, кирәк-ярагын да бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International