Яшь мөгаллимнәрне хөрмәтләделәр

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә әле кичә генә югары уку йортларын тәмамлаган яшь мөгаллимнәрне хөрмәтләделәр.
Гатина Резеда Фирдәвис кызы – Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлап, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатына математика-физика укытучысы булып эшкә кайта.

Шәфигуллин Рүзәл Шамил улы - Россия Ислам Институтын тәмамлап, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатына гарәп теле укытучысы булып эшкә кайта.

Хасанов Рәмис Илгизулы - Яр Чаллыдәүләт педагогика университетын тәмамлап, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатына тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшкә кайта.

Мусина Рузилә Айдар кызы - Яр Чаллы дәүләт педагогика университетын тәмамлап, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатына география фәнен инглиз телендә укытырга эшкә кайта.

Камалтдинова Гүзәл Рәшит кызы - Яр Чаллы дәүләт педагогика университетын тәмамлап, Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә башлангыч классларда инглиз телен укытырга кайта.

Сибгатуллина Алиса Илфак кызы - Яр Чаллыдәүләт педагогика университетының индустриаль-педагогик көллиятен тәмамлап, аерым фәннәрне тирәнтен узләштерүле Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенэ башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә кайта.

Басыйрова Айсылу Зөлфәт кызы - О. Мурзина исемендәге Кушнаренко күппрофильле һөнәри көллиятен тәмамлап, Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенэ башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә кайта.

Латыпова Ильмира Илгизәр кызы - Туймазы педагогика көллиятентәмамлап, Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернатына тәрбияче булып эшкә кайта.

Вагизова Алисә Фәндәс кызы – “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте”н тәмамлап, Актаныш гомуми үсеш бирүче 2 нче балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә кайта.

Рахманова Зәһинә Рафис кызы - “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте”н тәмамлап, Яңа Элем балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә кайта.

Шәйхразиева Илүсә Инсаф кызы - Яр Чаллы дәүләт педагогика университетын тәмамлап, Меңнәр балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә кайта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International