Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе “Актаныш районында белем бирүнең эчтәлеген яңарту һәм сыйфатын күтәрү буенча стратегик максатлар һәм актуаль бурычлар” шигаре астында узды.
Киңәшмәдә катнашучылар иң әүвәл технология техникумы эшчәнлеге белән, күптән түгел капиталь төзекләндерелгән 7 санлы 2Алтынчәч” балалар бакчасы яшәеше белән таныштылар, яңа гына сафка баскан горурлыгыбыз – “Адымнар-Актаныш” күптелле мәктәп комплексында булдылар. Киңәшмәнең пленар өлеше дә биредә, яңа, заманча җиһазланган актлар залында узды.
Район мәгариф бүлеге җитәкчсе Раниза Шакирова үз чыгышында тиз үзгәреп барган дөньядан арттан калмый, мәгариф системасын яңарту зарурлыгын ассызыклады:
- Мәгариф өлкәсе яңа һәм шул ук вакытта катлаулы шартларда үзенең яңача үсеш дәрәҗәсенә юнәлтелгән киңкырлы эшчәнлеген тормышка ашырып бара. Илдә бара торган үзгәрешләр чорында мәгариф учреждениеләре дә яңа ихтыяҗларны канәгатьләндерергә, алга куелган бурычларны үтәргә әзер булырга тиеш. Киләчәгебез белем бирүнең сыйфатына бәйле, димәк, мәгариф системасын яңартуның төп максаты – белем бирүнең сыйфатын яхшырту. Ул түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала:
-мәгариф учреждениеләрендә идарә итү системасын камилләштерү. Шушы максаттан инновацион юнәлешләрне гамәлгә ашыру технологияләрен үстерү, җитәкче һәм педагогик кадрларның һөнәри осталыгын, аттестациянең нәтиҗәлелеген арттыру, проблемаларны өйрәнү һәм нәтиҗәләрне анализлау;
-укыту-тәрбия процессын камилләштерү һәм бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең сыйфатлы булуын тәэмин итү.
Боларны бөтен тулылыгы белән аңлап, районыбыз мәгариф идарәсе, педагогик коллективлар үзләренең үсеш траекториясен билгеләде. Шулай эшләмичә мөмкин дә түгел, чөнки сыйфатлы белем генә укучыларыбызның интеллектуаль, иҗади, һөнәри үсешен тәэмин итә ала, - дип искәртте ул.
Республика август киңәшмәсенең бездә үтүе очраклы күренеш түгел, чөнки районыбыз мәгарифенең үзенә генә хас системасы бар. Шуның нигезендә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан башлап, һөнәри белем бирүгә кадәр эзлекле рәвештә эш алып барыла. Белем сыйфаты белән идарә итүдә район мәгариф системасының структурасы булдырылган. Татар телен, мирасны үстерү буенча районыбыз мәктәпләрендә эш алып барыла. Алар районыбыздан чыккан күп талантлар турында без горурланып сөйлибез, укучыларыбызны шулар үрнәгендә тәрбияләргә тырышабыз.
Районыбызда 6 база мәктәбе, 17 төп мәктәп, 36 балалар бакчасы, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, өч башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, кадет интернат-мәктәбе, сәламәтлекләре чикле балалар өчен Такталачык мәктәп-интернаты һәм махсус һөнәри белем бирү оешмасы-Актаныш технология техникумы бар. Укучыларыбызның гомуми саны – 3217. Мәгариф оешмалары челтәрендә түбәндәге үзгәрешләр булды: Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч мәктәп итеп үзгәртелеп, Пучы урта мәктәбенә кушылды. Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч мәктәп-балалар бакчасы буларак эшен дәвам итәчәк. Структур оешма булып саналган Иске Җияш, Шәрип башлангыч мәктәпләре, Олыимән, Чуракай, Усы балалар бакчалары балалар контингенты азаю сәбәпле үз эшчәнлекләрен туктатты.
9 нчы сыйныфны 306 укучы тәмамлады. 303 укучы төп дәүләт имтиханы, 3 укучы сәламәтлекләренә бәйле рәвештә дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырды. Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 укучысы аттестатсыз калды, аңа сентябрь аендагы өстәмә вакытта имтиханны кабат тапшырып карау мөмкинлеге бирелде.
11 нче сыйныфны 104 укучы тәмамлады. Укуларын югары уку йортларында дәвам итмәүче 3 укучы дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырды, ә калган 101 укучыга 11 фән буенча бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру өчен момкинлекләр тудырылды.
Соңгы өч ел нәтиҗәләрен чагыштырсак химия, инглиз теле, информатика, математика фәннәре буенча район күрсәткечләре нәтиҗәләре үсештә. Җәмгыять белеме, физика, тарих, биология, рус әдәбияты, җәмгыять белеме, география фәннәре буенча нәтиҗәләребез түбән.
Республика белән район күрсәткечләрен чагыштырганда математика, биология, химия, инглиз теле, информатика фәннәреннән нәтиҗәләребез үсештә. Рус теле, физика, тарих, рус әдәбияты, география фәннәреннән нәтиҗәләрнең бик түбән булуы күңелне борчый. Әлеге фәннәрнең укыту методикасын һәм имтиханнарга әзерлек системасын камилләштерәсе бар.
Рус теле фәне буенча Актаныш 1 нче, Пучы, Киров, Сәфәр мәктәпләренең күрсәткечләре түбән, гуманитар гимназия-интернат, кадет, Татар Суыксу нәтиҗәләре куандыра.
104 укучының 56сы гына профиль математика сайлау - районда математика фәненең тиешле дәрәҗәдә булмавын күрсәтә торган фактор. Мәктәпнең 24 балалы классыннан 6 бала гына профиль математика сайлау, уйланырга урын калдыра. Нәтиҗәләр дә куандырырлык түгел. Гимназия, кадет, Пучы, Сәфәр мәктәпләренең нәтиҗәләре түбән, Актаныш 2 мәктәбенең нәтиҗәсе узган елдагыча, алга китеш юк. Киров, Татар Суыксу мәктәпләренең нәтиҗәләре үсештә.
Физика фәненнән имтиханнар күрсәткече бик түбәнәйгән. Гимназия, Актаныш 1 һәм 2 нче санлы мәктәпләре, Пучы мәктәбенең имтихан нәтиҗәләре түбән. Татар Суыксу нәтиҗәсе үсештә. Физикадан республика нәтиҗәләрендә дә безнең район түбән нәтиҗәле районнар рәтендә.
Химия фәненнән Актаныш 1 нче һәм 2 нче мәктәп нәтиҗәләре үсештә. Шунсы куандыра, химия фәненнән район республиканың югары күрсәткечләргә ирешкән районнар исемлегендә.
География фәненнән Актаныш 1 нче мәктәбеннән 1 укучы имтихан бирде. Нәтиҗәсе слайдларда күрәсез, безнең район география буенча түбән нәтиҗәләр рәтендә.
Елдан-ел имтиханнарны югары баллга биргән укучыларыбыз арта тора. Бу уку елында 101 укучының 69ы БДИны югары баллга тапшырды. Чиста татар районы булуга карамастан иң күп югары балл алучылар рус теле фәне буенча (39).
Инглиз теленнән бердәм дәүләт имтиханын 6 укучы тапшырды, 6сы да югары балл җыйды. Республиканың инглиз теленнән югары нәтиҗәләргә ирешкән районнар исемлегендә булу куандыра.
Тарих фәне буенча гимназия нәтиҗәләре үсештә, Актаныш 1 нче мәктәп нәтиҗәләре түбән. Рус әдәбиятыннан шулай ук әзерлек түбән булган. Район түбән нәтиҗәләр исемлегендә. Биология фәненнән нәтиҗәләр куандырырлык. Сайлаган бар мәктәпнең дә нәтиҗәләре үсештә.
Җәмгыять белеме фәне буенча нәтиҗәләр күңелне борчый. Монынчы җәмгыять белеме буенча гел начар күрсәткеч биргән Татар Суыксу мәктәбе бу уку елында күрсәткече үсештә, ә калган мәктәпләрнең нәтиҗәләре түбән.
Яңалык булып быел информатика фәненнән имтихан компьютер форматта үтте. Тиешле баллар турыдан-туры системада чыкты. Хәзерге югары технологияләр заманында районыбызда информатикадан имтихан бирүче укучылар саны бик аз. Информатика фәненә педагоглардан үз предметларына карата кызыксыну уяту сорала. Тәкъдим итеп шунсын әйтеп үтәсем килә: ФДББС нигезендә һәр укучы проект эшчәнлеге белән шөгыльләнергә тиеш. Бу әлбәттә укучының компьютерны белү, презентация ясау осталыкларын белүне сорый. Дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында моны өйрәтү зарур икәнен әйтеп үтәсем килә.
Ел саен рус теле фәне буенча 100 балл җыючы укучыларыбыз була. Бу елны сәләтле балалар өчен булган гуманитар гимназия-интернат укучысы Валиева Алинә, укытучысы Шагзамова Энҗе Фирдәвес кызы белән бу уңышка ирештеләр.
Әлбәттә, алдагы уку елында булган кимчелекләрне бетерү максаты куелды.