Тиздән мәктәпкә. Букча сайлыйбыз

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре мәктәп букчасын сайлаганда ата-аналарга киңәшләр бирә.

Беренче сыйныф укучысы өчен букчаны дөрес сайлау өчен берничә төп моментны исәпкә алырга кирәк:

1. Иң беренче балага таман букчаны сайларга кирәк. Кигәч иңсәсеннән һәм биленнән узмаска тиеш ул. Биеклеге уртача 30 см, төбе каты булырга тиеш.

2. Җиңел булырга тиеш. Беренче сыйныфта да укучыларга үзләре белән бик күп дәреслекләр, дәфтәрләр, канцелярия кирәк-яраклары йөртә, бу кайчагында 2-3 килограммга кадәр җитәргә мөмкин, шуңа күрә букчаны сайлаганда максималь җиңелгә өстенлек бирергә кирәк. Беренче сыйныф укучылары өчен буш букчаның авырлыгы 600-700 граммнан артмаска тиеш, ә урта һәм өлкән буын укучылары өчен – 1000 граммнан артмаска тиеш.

3. Анатомик формасы, конструкциясе. Укучылар букчалары, бигрәк тә кече мәктәп яшендәге балалар өчен анатомик аркалык белән тәэмин ителергә тиеш. Букчаны сатып алган вакытта, һичшиксез, каешларына, эләктергечләренә игътибар итәргә кирәк. Каешлары киң (4-5 см) һәм йомшак булырга тиеш, алар бала җилкәсенә басым ясамасын, ә бөтен аркадагы йөкләнешне тигез бүлсен өчен.

4. Су үткәрми торган материалдан булганны сайлагыз. Шулай ук яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булуы шарт.

5. Сертификатын сорагыз. Мәктәп букчалары техник регламент таләпләренә туры килергә һәм маркировкага ия булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International