Актаныш — үзенә генә хас бер мохиткә ия булган, милли йөзен югалтмаган, татар халкының гореф-гадәтләрен, милли мәгарифне саклап яшәүче, тырыш халкы белән дан тоткан, бай һәм матур саф татар районнарының берсе

2021 елның 21 августы, шимбә

Энгель Фәттахов:
— Актаныш — үзенә генә хас бер мохиткә ия булган, милли йөзен югалтмаган, татар халкының гореф-гадәтләрен, милли мәгарифне саклап яшәүче, тырыш халкы белән дан тоткан, бай һәм матур саф татар районнарының берсе. Максатыбыз да туган телебезне мәдәният, мәгариф, милли традицияләр аша киләчәк буыннарга җиткерү, эш тәҗрибәсен башка төбәкләр белән уртаклашу.

Районда 28900 кеше яши. Шуларның 97,5 проценты — татарлар, 1,6 проценты — марилар, калганы — башка халыклар. Актанышта 27 мәктәпнең 25е милли мәктәп санала. Район башлыгы сүзләренчә, барлыгы 3252 укучының 3074тән артыгы татар телендә белем һәм тәрбия ала. — Башка районнардан аермалы буларак, татар мохитендә үсүче балаларга татар телен тирәнтен өйрәтү — безнең тарихи бурычыбыз, — диде ул.

Саф татар районы булуга карамастан, иң күп югары балларны укучылар рус теленнән ала икән. 104 чыгарылыш укучысының 39ы рус телен аеруча яхшы биргән. Быел бу фәнне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Алинә Валиева 100 баллга биргән.

2020-2021 уку елында район укытучыларының фидакяр хезмәте, укучыларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә Бөтенроссия, халыкара, төбәкара, республика фән олимпиадаларында 123 призлы урын яуланды. Соңгы 5 еллык нәтиҗәләр үсештә, — дип таныштырды район башлыгы.

Актанышлылар уку алдынгылары гына әзерләп чыгару дигән максат куймый. Алар алдында балаларны тормышка һөнәрле итеп әзерләп чыгару бурычы да тора. Төрле фестивальләр, бәйгеләр аша укучыларны һөнәр үзләштерүгә тарталар.

— Кулибиннар үзебезнең арада. Сәләт бит ул яхшы уку белән генә билгеләнми

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International