Ләйсән Әминова Татарстан Республикасының Халык укытучысы исеменә лаек булды

2021 елның 20 августы, җомга

"Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"ның мөгаллиме Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызы Татарстан Республикасының Халык укытучысы исеменә лаек булды. Озак еллар дәвамында, бихисап укучыларында татар теленә, туган телгә, аның әдәбиятына карата мәхәббәт уяткан укытучы белән күңелле мизгелләрне Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев уртаклашты. Без дә ихластан котлыйбыз һәм горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International