Бүген районыбыз мәгарифен яңа баскычка куйган "Адымнар-Актаныш" күп телле гимназия-интернаты тантаналы рәвештә ачылды

2021 елның 20 августы, җомга

Бүген районыбыз мәгарифен яңа баскычка куйган "Адымнар-Актаныш" күп телле гимназия-интернаты тантаналы рәвештә ачылды. Тарихи чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев, Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов һәм республикабызның башка район җитәкчеләре, мәртәбәле кунаклары катнашты.
Яңа мәктәптә 462 укучы белем алачак. Биредә "тулы көн мәктәбе" оештырылачак. Аның өчен мәктәптә бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International