Актаныш кунаклар кабул итә

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Актаныш – үзенә генә хас бер мөхиткә ия булган, милли йөзен югалтмаган, татар халкының гореф-гадәтләрен, милли мәгарифне саклап яшәүче, тырыш халкы, “Актаныш игенчесе” исеме белән дан тоткан, бай һәм матур саф татар районнарының берсе. Тәҗрибә уртаклашырлык, күрсәтерлегебез шактый.

Әлеге уңайдан, 19 август көнне Татарстанның барлык районнарыннан килгән башкарма комитет җитәкчеләре, мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, ТР мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында Актаныш районының мәгарифенең, мәдәниятенең үзенчәлекләрен өйрәнү нияте белән безгә җыелды.

Минтимер Шәрип улы Шәймиев музеенда, “Бабайда кунакта” паркында, Пучы авылының “Сандугач” балалар бакчасында, Мари Суыксу мәктәбендә һәм Хәсән Заман исемендәге кадетлар мәктәбендә булды алар. Район үзәгендә яңа сафка баскан күптелле “Адымнар-актаныш” мәктәбе белән, технологик техникумның, 7 санлы балалар бакчасының эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. “Безнең мәйдан” һәм “Ак кала” исемнәре астында Ленин һәм мәдәният паркларында әзерләнгән җырлы-биюле күргәзмәләрне карадылар, районыбызның тарихи ядкәрләре һәм “Ак кирмән” тарихи-этнографик проект белән хозурландылар.

Чара, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә пленар өлеш белән дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International