Татарстанда 28 июльдән «Бердәм Россия» партиясенең алты мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшли башлады. Алар 45 көн буена Татарстан районнары һәм шәһәрләре буенча йөричәк. Республика халкы биредә «Бердәм Россия» халык программасына керәчәк үтенечләрен, теләкләрен һәм наказларын калдыра алачак.
Бүген мобиль кабул итү бүлмәсе Пучы, Иске Айман һәм Качкында булды.
Халык бу инициативадан бик теләп катнашты һәм үз теләкләрен калдырдылар. Пучы авылында бассейн төзү, Айман авылында су белән тәэмин итү, сугыш балаларына ташламалар һәм түләү мәсьәләләре күтәрелде.
Бүгенге мобиль кабул итүләрдә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов та катнашты.