Пай җирләренә күпме түләнәчәк?

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Быелгы бәяләр артуга халык ияләшеп килә инде. Башта төзелеш материаллары, аннан үзебездә җитештергән бәрәңге-кишере һәм башка яшелчәгә бәя артты. Хәзер инде биш күзләп икмәккә бәя кайчан артыр икән дип көтәбез. Чөнки елы да үзенчәлекле булды, уңышы да бик мактанырлык түгел. Икмәк, печән-салам бәясе, пай җирләренә түләү күпме булачак? Хуҗалыклар кышлату чорына әзерме? Сишәмбе көнне хакимияттә узган чираттагы брифинг шушы сорауларга җавап эзләү максатыннан оешты.

Сөйләшүдә район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, идарәнең икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәметдинов һәм җирлек башлыклары катнашты.

Хуҗалыкларда бүгенге көндә 35 меңнән, шәхси хуҗалыкларда 11 меңнән артык эре терлек исәпләнә. Хуҗалыкларда малларны исән-имин кышлатып чыгарыр өчен 1 шартлы терлеккә 30 центнер азык берәмлеге кирәк (башка елларны 35-40 ц әзерләнә иде). Бүгенге көндә хуҗалыкларда булган азыкны исәпләгәндә 95 көнлек терлек азыгы калган дип фаразлады Нәфис Сәлимгәрәев. Әлегә 1 шартлы терлеккә 22 центнер азык берәмлеге хәстәрләнгән. 30 центнерга тутырыр өчен тагын 8 азык берәмлеге кирәк.

Шәхси секторда терлекләрне саклап, кышлату чорын исән-имин чыгар өчен 8 мең тоннадан артык печән кирәк икән. Шөкер, бүгенге ккирәгеннән артыгын хәстәрләп куярга мөмкинлек бар. Көч куймый сатып алырга ниятләгәннәргә дә мөмкинлек булдырылган. “Җирлекләрдә печән әзерләп, халыкка сатуны оештырган кешеләрнең контактларын авыл төркемнәренә җибәрдек. Һәркем үзенә кирәкле күләмдә сатып алала. Хуҗалыкларда да печән бирүне оештырдылар. Беренчеләрдән булып Чуракай, Иске Байсар, Аеш җирлекләрендә бу эш җайга салынды. Салам-печән туплауда ихтияҗы булмаган “Чәчер” хуҗалыгы да урып-җыю чорында бодай-арпа саламын халыкка җыеп алу мөмкинлеген булдырды. Аларга аерым рәхмәт”, - дип искәртте район башлыгының урынбасары Рәйхан Галимҗанова.

Пай җирләре өчен түләүләргә килгәндә, 1 гектар пай җиренә 700 сум түләнәчәк. “Икмәк бәясе базарда әлегә 16-17 сумнан йөри. Без инде аны халыкка 14 сумнан бирергә дип киңәш итәбез хуҗалыкларга. Әлеге саннар хуҗалык җитәкчеләре белән уртага салып сөйләшелде,”-дип ассызыклады Дилүс Мөхәметдинов.

Әлбәттә, әлегә төгәл генә икмәкнең бәясе шушы күләмдә сакланыр дип тулы ышаныч белән әйтеп булмый. Дөнья гел үзгәрештә. Шуңа, әгәр сезнең бүген ихтияҗь бар икән – хәстәрен күреп калырга тырышыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International