Балалар пособиеләре
РФ Президенты тулы булмаган гаиләләрдә үсүче 8 яшьтән алып 17 яшькәчә балаларга аена 5 650 сум күләмендә түләү билгеләргә кушты. Моннан тыш, йөклелекнең иртә срокларында (12 атнага кадәр) учетка баскан һәм авыр финанс хәлендә калган хатын-кызларга ай саен махсус түләүләр башланачак. Түләүләр өчен төп шарт-гаиләнең җан башына уртача кереме субъектта яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Түләү күләме-төбәктә яшәү минимумыннан 50%. Ил буенча уртача 6 300 сум.
Коронавирус белән авыручылар өчен диспансерлаштыру
COVID-19 кичергән гражданнарны тирәнтен диспансерлаштыру башлана. Ул ике этапта узачак. Беренче этап хроник йогышлы булмаган авырулар үсешенең билгеләрен ачыклауга һәм җиде тикшеренүне үз эченә алуга юнәлдереләчәк, икенче этап диагнозны ачыклау өчен өстәмә тикшерүләргә һәм өч тикшеренүне үз эченә алачак.
Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча нинди дә булса авырулар ачыкланачак затлар мәҗбүри тәртиптә диспансер күзәтүенә куелачак. Мохтаҗлар кирәкле дәвалау һәм медицина реабилитациясе алачак. Путин, 1 июльдән төрле яшьтәге гражданнар өчен диспансерлаштыру һәм һөнәри караулар программасын киңәйтергә кушты. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы диспансерлаштыруны 1 июльгә кадәр тулысынча торгызырга вәгъдә бирде.
Контроль-касса техникасын куллану
Хезмәт килешүләре буенча хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр үзләре җитештергән товарларны сатканда, эшләр башкарганда һәм хезмәтләр күрсәткәндә контроль-касса техникасын кулланырга тиешләр.
Корал әйләнешен контрольдә тотуны катгыйландыру
Коралны саклау яки йөртү кагыйдәләрен бозган гражданнар 1 июльдән 10 мең сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр корал сатып алу, саклау һәм йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк. Росгвардия хезмәткәренең таләпләрен үтәмәү яки аның корал әйләнешенә күзәтчелек өлкәсендә эшчәнлегенә комачаулау юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф яный.
Ташламалы ипотека
1 июльдән ташламалы ипотекага яңа төзелешләргә күчәчәк. 2017 елдан соң туган бер бала белән генә булса да, 6% белән 12 млн.сумга кадәр ипотека алырга мөмкин.