ЯҢА ҖИТӘКЧЕ

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

1 июльдән Актаныш авылы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп Хуҗин Илнур Таһир улы билгеләнде.

Илнур Хуҗин Актаныш егете. Җирлек һәм халкы белән яхшы таныш, проблемалар белән хәбәрдар.

1983 елда Актаныш авылында туган. 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбен тәмамлап, Казанның Дәүләт гуманитар педагогика университетын тәмамлый. Хезмәт юлын тарих һәм җәмгыять белеме мөгаллиме буларак мәркәзебезнең 171 нче мәктәбендә башлап җибәрә. Армия сафларыннан туган җиргә кайтып төпләнә ул. Кадет мәктәбендә, Бурсык мәктәпләрендә хезмәт куя. Тат.Ямалы гомуми белем бирү мәктәбен җитәкли. Соңгы 3 елда район үзәгендә Балалар иҗат үзәгендә җитәкчесе вазифаларын башкарды.

Ул хезмәт куйган чорда Иҗат үзәге яңа баскычка күтәрелеп, өстәмә белем бирү учрежденияләре арасында республикакүләм танылу алды.

Илнур Таһир улына әлеге яңа хезмәтендә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International