Технологик техникумны 94 студент тәмамлады

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Бүген Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Актаныш Технологик техникумы чыгарылыш курс студентларына дипломнар тапшыру тантанасы узды. Быел әлеге уку йортын 94 һөнәр иясе тәмамлады. Укуда, мәдәният, спортта уңышка ирешкәннәр, техникум тормышында актив катнашкан яшьләр дә хөрмәтләнде.

Чарада катнашкан район башлыгы Э.Н.Фәттахов яшьләрне зур тормыш юлына басулары белән ихластан тәбрикләп, киләчәк белем алуларында һәм тәүге хезмәт юлларында уңышлар теләде.

Бүгенге көндә техникум күп кенә югары уку йортлары белән килешүләр төзеде. Чыгарылыш курс студентларының күбесе Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә, Аграр университетта белем алуларын дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International