Медицина хезмәткәрләре бүләкләнде

2021 елның 25 июне, җомга

Халыкның сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары өчен табиб-акушер-гинеколог  Фахертдинов Әхтәм Әкбәр улына Татарстан Республикасы Президентының рәхмәтенә лаек булды.

Сәләмәтлек саклау системасында күп еллык фидакарь хезмәтләрен бәяләп, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Рәхмәт хаты белән Могтазиров Инсаф Азат улы, Ибрагимова Фәнүдә  Мирсәяф кызы, Ильясова Гөлшат Гыйлмегали кызы, Шакирҗанова Раушания Разыйх кызы бүләкләнделәр.

Сәләмәтлек саклау системасында күп еллык фидакарь хезмәтләрен бәяләп, Анестезиология hәм реаниматология бүлеге шәфкатъ туташы Гараева Динәрия Гранит кызы Татарстан  Республикасы Сәламәтлек  саклау  министрлыгы  Мактау грамотасы белән  бүләкләнде

Сәләмәтлек саклау системасында куп еллык фидакарь хезмәтләре өчен, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге фельдшеры Муллагалиева Фәрзия Рәис кызы, хирургия бүлеге шәфкатъ туташы Фазлыева Дилбәр Ислам кызы, балалар дәвалау бүлегенең шәфкать туташы Зайнетдинова Әлфидэ Фирдәвис кызы, гомуми гамәли табиб  шәфкатъ туташы Кирамова Лилия Шәйхелгәли кызы, акушерлык бүлегенең яңа туган балалар палаталары шәфкать туташы Магданова Гөлчәчәк Флүн кызы, сәркатип Мөхәметдинова Айгөл Илфат кызы Татарстан Республикасы  сәламәтлек  саклау  министры Рәхмәт хаты белән  бүләкләнделәр.

Тырыш hәм нәтижәле хезмәте белән районның  социаль -  икътисади  үсешенә  лаеклы  өлеш  керткәннәре өчен Түке авылы фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Хайбрахманова Роза Мирхатим кызы, клиника-диагностика лабораториясенең фельдшер-лаборанты Ахтямова Ләйсәния Сайфулла кызы, Балалар дәвалау бүлегенең шәфкать туташы Шайхеразиева Айгөл Рузил кызы Актаныш муниципаль районы Башлыгы Мактау грамотасы белән буләкләнделәр.

Сәләмәтлек   саклау    системасында күп еллык  намуслы   хезмәтләре   өчен   Чат авылы фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Хөснетдинова Илфира Альберт кызы, Карт авылы фельдшер-акушерлык пункты шәфкать туташы Вагизова Лениза Әхтәм кызы, Анестезиология hәм реаниматология бүлеге кече  шәфкать туташы Хөсниярова Флара Әбелгас кызы Актаныш    муниципаль  районы Башлыгы   Рәхмәт   хатына ия булдылар.

Сәләматлек саклау системасында күп еллык намуслы, тырыш хезмәте өчен hәм медицина хезмәткәрләрене көнен бәйрәм  итү   уңаеннан Теш табибы Шайхразиева Алсу  Шайхулла кызы, поликлиника бүлеге шәфкать туташы Гайнуллина Лидия Алексей кызы, кадрлар бүлеге белгече Гилметдинова Гөлназ Рафак кызы Актаныш район  үзәк хастаханәсе Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Сәләматлек саклау системасында күп еллык намуслы, тырыш хезмәте өчен хәм медицина хезмәткәрләрене көнен бәйрәмитүуңаеннанТатар Суыксу табиблык амбулаториясе шәфкать туташы Муллаянова Анжилика Аүхәт кызы,  гинекология бүлеге шәфкать туташы Шаехова Гөлчәчәк Нуртдин кызы, терапия бүлеге кастеляншасы Малихова Вәсимә Әбелгас кызы Актаныш район  үзәк хастаханәсе Рәхмәт хатына ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International