Авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Ташкын” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең баш хисапчысы урынбасары Ильясова Тәнзилә Риф кызы Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
.jpg)
Авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Таң” җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Миңнеханов Рафис Фарих улы Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәте белән бүләкләнде.
.jpg)
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән
Татарстан Республикасының социаль –икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм һөнәри эшчәнлектә казанышларга ирешүе өчен “Ташкын” җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Салихянов Рәухәт Сәлихян улы “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнде.
Республикада физик культураны һәм спортны үстерүгә өлеш кертүләре, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Спорт мәктәбе”муниципаль бюджет учреждениясенең көрәш буенча тренеры Әнвәров Илфир Илфат улына “Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Республикада юл төзелеше тармагын үстерүгә зур өлеш кертүе, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Актаныш Юллары” җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте башкарма директоры Гаязов Радик Әфтәх улына “Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе”дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә
Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Актаныш районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Мөһәметдинов Дилүс Зөлфәт улы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән буләкләнде.
Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре, күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен, "Нигез” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Валиев Ильмир Илдус улы, “Нур Баян” исемендәге җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Бадертдинов Фарис Фәсләхетдин улы, “Чәчер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Галиев Ильяс Даут улы Актаныш муниципаль районы Башлыгының Мактау кагәзе белән бүләкләнделәр.
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль һәм мәгьрифәти эш бүлеге баш белгече Гәрәева Альбина Адис кызы, “Актаныш” агрофирмасы җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте сыер савучысы Корбанова Айгөл Әхәт кызы, “Әнәк” агрофирмасы җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте сыер савучысы Шайхуллина Дилә Израяс кызы, “Чишмә” агрофирмасы җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте сыер савучысы Муслухова Гөлнара Фирдәвис кызы Актаныш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.