Бай тарихлы бу бәйрәмдә татар халкының үзенчәлекле гореф гадәтләре, традицияләре, туган телгә, бай мәдәниятебезгә булган олы ихтирамы чагылыш таба. Милләтебезгә хас булган чаялык, уңганлык, юмартлык һәм кунакчылык, эш сөю кебек күркәм сыйфатлар Сабантуйда аеруча ачылып, тагын да көчәеп китә. Якты хатирәләр, шатлык, туганлык хисләре аша һәркемнең йөрәгендә урын алган Сабантуй яшен- картын, олысын-кечесен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә, башка бик күп халык бәйрәмнәре кебек үк, дус тату, узара аңлашып, мәдәни казанышлар белән уртаклашып яшәү үрнәге булып тора.
Сабантуйлары башка бәйрәмнәрдән эчкерсезлеге, киң күңеллелеге, кунакчыллыгы белән аерылып тора. Безнең бүгенге бәйрәмебезне олылап, аңа тагын да ямь өстәп килгән кунакларны, кайда гына яшәсәләр дә, эшләре, тормышлары белән туган җирләре йөзенә бары тик аклык кына өстәүче, безне сагынып кайтучы барлык якташларны, бәйрәмнең хаклы рәвештә иң түрендә утырырга лаек булган ветераннарыбызны, кыскасы, бүгенге бәйрәмдә катнашучы һәркемне, сезнең йөзегездә барлык район халкын, район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исеменнән халкыбызның яраткан милли бәйрәме – Сабантуй белән ихлас күңелдән кайнар котлыйм, хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, һәммәгезгә шатлык һәм гаилә бәхете телим.
12 июнь, дәүләтебезнең иң олы бәйрәмнәренең берсе булган Россия көне буларак бәйрәм ителә. Бу көнне без уникаль тарихы, бай мәдәни һәм рухи мирасы булган Ватаныбызны олылыйбыз. Россия көне – илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен милли бердәмлек, уртак җаваплылык символы да. Актаныш районы да илебез үсешенә үз өлешен кертә. Намуслы хезмәтләре, һөнәри казанышлары, агросәнәгать комплексындагы уңышлары белән актанышлылар кече Ватаныбызны данлыйлар.
Ә Сабантуй бәйрәме – ул беренче чиратта игенчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең, районыбызда, республикабызда азык төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышлык куйган һәркемнең бәйрәме. Районыбыз хезмәтчәннәре дә элек-электән килгән традицияләрне дәвам итеп, быелгы Сабантуена да фидакарь эшләр, зур гына хезмәт бүләкләре белән килделәр.
Быел да игенчеләребез язгы-кыр эшләрен тиешле агротехник срокларда, зур оешканлык һәм югары сыйфат белән башкарып чыктылар.
Язгы чәчү эшләрендә өлгерлек күрсәткән “Әнәк” һәм “Актаныш” агрофирмалары, “Алга”, “Наратлы”, “Чәчер” хуҗалыклары эшен уңай яктан бәялибез. Көнне төнгә ялгап, аеруча хезмәтләрен куйган Энәк агрофирмасыннан Габидинов Радик, Гыйләҗев Наил, Хайретдинов Марат, Актаныш агрофирмасыннан Гафуров Нияз, Фазаелов Хәлил, Рамзанов Ришат, Чишмә агрофирмасыннан Ахняпов Әнис язгы-кыр эшләренең беренче көненнән үк механизаторлар ярышын әйдәп бардылар.
31 май көнне барлык хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре катнашында басуларны кабул итү үткәрелде, язгы кыр эшләренә бәя бирелде. Без бүгенге бәйрәмдә аларны да тәбрикләп китәрбез.
Яшелллеге белән сөендергән иген-кырларыбыз, кызганыч, бүген яңгырга сусады. Агымдагы елның җәендә белгечләр корылык фаразлый. Матур булып шытым биргән уңышларыбызны саклап калып, көзләрдә мул уңыш җыеп алу, җитәрлек терлек азыгы әзерләү – төп бурычларыбызның берсе. Чөнки терлекчелек – хуҗалыклар өчен ел дәвамында тотрыклы продукция һәм керем алу чыганагы. Игенчелектә дә, терлекчелек тармагында да киләчәгебезнең иминлегенә нигез салына торган көннәр. Һәр мизгелне, һәр мөмкинлекне файдаланып хезмәт куяр чак.
Терлекчелек күрсәткече булган сөт җитештерүне дә ел саен арттырып барган Энәк, Чишмә агрофирмалары, Башак, Нигез, Чишмә хуҗалыклары терлекчеләренең хезмәтен дә эйтеп китәргә кирәк.
Ел саен авыл җирлекләре, авыллар, район үзәге оешмалары арасында чисталык, төзекләндерү, яшелләндерү буенча смотр конкурслары үткәрелә, аларга Сабантуйда нәтиҗә ясала һәм алдынгылар бүләкләнә. Бүген дә без бу конкурска йомгак ясаячакбыз. Аеруча Әлем, Әтәс, Айман, Такталачык, Байсар җирлекләре бәйрәмгә зур әзерлек белән килде. Район үзәге оешмалары арасында үзәк хастаханә, “Ойлект” нефть компаниясе, “Татавтодор”, мщгариф учрежденияләре арасында Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Технологик техникум, 6 нчы һәм 7 санлы балалар бакчалары, “Тылсым” - Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы кунакларны, райондашларыбызны шау чәчәккә күмелеп каршы ала.
Мәдәният, мәгариф, физик тәрбия һәм спорт, сәламәтлек саклау өлкәләрендә дә ирешелгән уңышларыбыз куандыра. Казанда үткәрелеп килүче «Идел йорт» регионара халык театрлары фестивалендә Киров халык театры гран при иясе, Сәфәр халык театры икенче урынны яулады. 2021 елда Актаныш муниципаль театры “дәүләт” статусында эшли башлар дип, зур өметтә калабыз. «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең киләчәге булып “Ак инеш” балалар бию ансамбле үсеп килә һәм үзенең җимешләрен бирә. “Лачын” вокаль ансамбле үзен танытып, ел дәвамында күркәм нәтиҗәләргә иреште.
Узып баручы уку елында район укытучыларының фидакарь хезмәте, укучыларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә Бөтенрәсәй, халыкара, төбәкара, республика олимпиадаларында 114 призлы урын яуланды. Җиңүләрнең саллы өлеше Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернат укучыларының һәм мөгаллимнәренең хезмәте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызының “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты” укытучысы Бөтенроссия бәйгесендә җиңүе моңа яхшы дәлил һәм зур горулык.
Ел дәвамында, кайсы гына өлкәне алсак та районыбыз алгарышта бара. Алда әле башкарасылар шактый. Яңа мэктэп төзеп тапшырасы, республика мәгариф хезмәткәрләренең киңәшмәсе уткәрәсе. Кыскасы, эшләрнең берсе икенчесенә ялгана. Авылда эш әнә шулай гөрләп, тормыш кайнап тора. Бу тынгысыз, әмма мактаулы, игелекле хезмәтләрендә авыл кешеләренә барыбыз да ныклы сәламәтлек телибез.
Хөрмәтле райондашлар! Мөхтәрәм кунаклар!
Сабантуйда алынган рухи күтәренкелек, бердәмлек һәм дуслык – уңыш бәйрәменә кадәр дәвам итсен, һәркайсыбызга көзге муллыктан бай табын артында җыелырга, бер-беребезгә матур теләкләр теләргә, хезмәтебез җимешләрен татырга насыйп булсын. Быелгы Сабантуе сезгә күп сөенечләр китерсен, күңелегезне ачсын, тормышларыгызны ямьләндерсен иде. Барыгызга да чын күңелемнән исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим!
Бәйрәмебез котлы булсын!
Ихтирам белән, актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов