Иминлегебез үзебезнең кулларда

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Инфекция эләктерү мөмкинлеге бәйрәм чорларында бермә-бер арта. Саннарга игътибар итсәк, Яңа ел ялларында гына, гыйнвар аенда COVID-19 авыруы районда 16 кешедә ачыкланды, май бәйрәмнәре чорында тагын 7 кеше өстәлде. Бу чорда пневмония буенча саннар да кинәт үсеш ала: гыйнварда – 139, май аенда 37 очрак ачыкланган.

Алда сагындырган Сабантуй бәйрәмнәре. Халык күпләп җыела торган чараларның берсе.  Әлбәттә, бәйрәм чаралары барлык санитар кагыйдәләрне үтәп уздырылачак. Әмма һәрберебез тиешле саклык чаралары күрсәк иде. Иминлегебез үзебезнең кулларда.

Әлбәттә, вакцинация үткәннәрнең өстенлеге бар. Авыруны без бары тик кисәтсәк кенә җиңә алачакбыз. Прививка ясату өчен алдан язылу шарт. Вакцинация поликлиниканың 2 нче катында урнашкан 2.13 нче кабинетта, Пучы участок хастаханәсендә, Татар Суксуы, Байсар, Такталачык табиблык амбулаторияләрендә, шулай ук Мобиль бригада тарафыннан ФАПларда ясала. Вакцинациягә язылу өчен регистратура телефоны 3-42-03; 3-42-10. Элемтә өчен : Шәрипова Алия Фәрит кызы телефон 3-42-05 (вн.1007).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International