һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Алар башкарган эшнең үтә катлаулы һәм киңкырлы булуы беркемгә дә сер түгел. Җәмгыятьнең социаль яктан югары үсешкә ирешүе, гражданнарның яшәү шартларының сыйфатлы булуы һәм иртәгәге көнгә ышанычы нәкъ менә социаль хезмәткәрләргә дә бәйле. Алар һәркөнне катлаулы тормыш хәлләренә юлыкканнарга – ветераннарга, инвалидларга, күп балалы һәм матди хәле кыен булган гаиләләргә ярдәм кулы сузалар, кайгыртучанлык күрсәтеп, аларның тормыш-көнкүрешләрен беразга булса да җинеләйтергә тырышалар. Бу хезмәтне башкару шәфкатьлелек, риясызлык сорый, ул – һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше, җан халәте дә.

Очрашуда игелек ияләре министрлык һәм район башлыгының махсус бүләкләре белән хөрмәтләнделәр. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Нурлыева Ләйсән Фоат кызы ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының Рәхмәт хатына лаек булды. Ихластан котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International