Яман шештән үлүчеләр саны кимегән

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

 

   Соңгы 5 елда әлеге саннарда уңай динамика күзәтелә, үлүчеләр саны 20,7 % кимегән. Онкология авыруларыннан үлүчеләр санын киметү өчен авыруларны профилактикалау буенча беренчел буын эшенә зур игътибар бирергә, яман шешне (тире, авыз куышлыгы) визуаль локальләштерүгә, халык тарафыннан флюорография тикшерүен вакытында узуга, хатын-кызларны маммографиягә тикшерүгә, ир-атлар өчен простатоспецифик антигенны ачыклауга, хатын-кыз җенесе өчен мазок һәм онкоцитологиягә, яшерен кан булуны ачыклау өчен тизәк алуга игътибар итәргә кирәк.

Халыкны диспансерлаштыру авыруларны профилактикалауның мөһим өлеше булып тора.

         "Олы яшьтәге халыкның аерым төркемнәренә профилактик медицина тикшерүен үткәрү һәм диспансеризация үткәрү тәртибен раслау турында”  Сәламәтлек саклау министрлыгының 2009 нчы елгы «Татарстан Республикасында олы яшьтәге халыкның аерым төркемнәренә диспансеризация үткәрү турында» боерыгы нигезендә 2020 елга план 5319 кеше тәшкил итте, 4452 кеше каралды, бу 83,7% тәшкил итә. 2021 елның 1 кварталында 1548 кеше тикшерелгән, бу планның 54,6% ын тәшкил итә.            Актаныш хастаханәсе табиблары тарафыннан диспансерлаштыру барышында 369 беренчел авыру ачыкланды, барлык ачыкланган пациентлар диспансер учетына алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International