Районда халык саны ник кими?

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы белешмәләре буенча 2021 елның 1 гыйнварына Актаныш районында халык саны 28845  кеше тәшкил итә.

2011 - 2021 ел аралыгында районда халыкның кимүе күзәтелә. 2011 елда халык саны 31933 булса, 2021 елга – 28845 кеше генә исәпләнә. Халык саны  9,6% ка кимегән.

Бала туу - төп демографик күрсәткечләрнең берсе. Дәүләт ярдәме, федераль һәм региональ программалар нәтиҗәсендә соңгы елда районда  туучылар саны аз гына артуы күзәтелә.

2020 елда 292 бала туган, 2019 ел белән чагыштырганда 18 балага күбрәк.

2019 елда – 274 бала

2018 елда – 277 бала

2017 елда – 271 бала

2016 елда – 345 бала

2021 елның 1 кварталында  - 64 бала дөньяга килгән.

    Соңгы 5 елда туучылар саны кимүе, хәзерге вакытта иң актив бала табу яшенең 90 нчы еллар башында демографик кимү чорында туган хатын-кызларга туры килүе белән бәйле.

  Узган ел районда –524 кеше вафат булган, 2019 ел белән чагыштырганда 10,9% ка күбрәк (480 кеше).

Чагыштырыр өчен: 2018 елда –410 кеше, 2017 елда – 476 кеше, 2016 елда – 433 кеше. Ел башыннан 120 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән.

Эш яшендәге кешеләрнең үлүе борчу тудыра. Узган ел андыйлар 86 булган, быел әлегә - 19.

Билгеле, авыруларны дәвалау, аларга хезмәт күрсәтү өчен шартлар елдан ел яхшыра. Казанда гына түгел, безгә якын  Яр Чаллы шәһәрендә югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелә торган эре үзәкләр эшли. Актаныш район үзәк хастаханәсенең матди-техник базасы ныгытылуы белән беррәттән, шифаханәгә һәм поликлиникага яңа белгечләр дә кайта, авырулар күбрәк хезмәтләрдән файдалана алалар. Фельдшерлык-акушерлык пунктларын төзү һәм ремонтлау программасының гамәлгә кертелүе дә әйбәт булды.  2020 елда  Иске Кормаш, Олыимән авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары  төзелде.  2021 елда Уръяды, Иске Җияш авылларында яңа модулле ФАП төзеләчәк.

 

Соңгы 5 елда эчкечелек белән исәптә торучы авырулар саны арта.  2016 елда 146 кеше исәптә торса, 2020 елда 149 кеше.

   Алкогольне зарарлы куллану 17 дән 24кә кадәр артты.

    Әлбәттә алкогольне даими рәвештә кулланып, исәптә тормаучыларның саны да бик зур. Әлеге саннар саф татар районы булган туган төбәгебезне әлбәттә бизәми.

         Кызганычка каршы, алкоголизм белән авыручы кешене дәвалауга җибәрү  юнәлешендә дәүләт тарафыннан закон кабул ителмәгән. Авыру кеше үзен  элеге авыру белән авыруын танымый һәм дәвалануга ихтыяри рәвештә бармый һәм шуның нәтиҗәсендә я асылынып үлә, я  эчке органнары авыруы көчәеп, яки тышкы сәбәпләр ( авария, катып үлү, батып үлү...) белән вафат була.

Әлегә кануннарда, андыйларны мәҗбүри дәвалануга җибәрү мөмкинлеге кызганыч, каралмаган. Карар кабул итү процедурасы һәм тәртибе законда язылырга тиеш. Актаныш районында эшкә яраклы гражданнарның үлем очракларының 20 % ы алкоголь куллануга бәйле.

Сессия кысаларында элеге юнәлештә проблема барлыгын искәртеп, мәжбүри рәвештэ алкоголизмннан дәвалау буенча закон булса яхшы булыр иде дигән теләк-тәкъдимнәр ишетелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International