Пучы авылында яңа җитәкче

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Шәйхетдинова Алсу Рәшит кызы шушы авыл кызы. 2004 елда Пучы урта мәктәбен тәмамлап, Яр Чаллы Педагогия институтында белем ала. Пучы мәктәбендә 2015 елдан алып хезмәт куя. 2016 елда директор урынбасары вазифаларын башкарды.

Яңа җитәкчене коллектив белән район Башкарма комитет җитәкчесе И.Габделхәев һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Р. Шакирова таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International