Безнең бурыч – Актаныш муниципаль районы яшь буынының сәламәт үсеше, сыйфатлы белем алуы өчен барлык мөмкинлекләр, спорт, иҗат белән шөгыльләнү, рухи һәм әхлакый үсеше өчен шартлар тудыру. Иң мөһиме – аларга тормышта һәрчак терәк булу.
Кадерле балалар, без сезнең белән горурланабыз! Сез бүген иң югары дәрәҗәдәге олимпиадалар, бәйгеләр, ярышларда җиңү яулыйсыз. Сез мәрхәмәтле, акыллы, белемле һәм инициативалы. Сезнең иңнәрдә –районыбыз һәм республикабызның киләчәге. Шунысы куанычлы: Актанышта балаларның фән өлкәсендә сәләтләрен ачуда, аларга иҗатта һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешүдә ярдәм итүче бик күп искиткеч оста педагоглар эшли.
Ә алда, балалар, күпләрегез өчен җәйге каникул – ял итү һәм күңел ачу өчен бәхетле һәм мәшәкатьсез чор башлана. Һәрберегез аны күңелле һәм истә калырлык итеп, ә иң мөһиме – имин үткәрсен!
Күңел түрендә йөрткән иң изге хыялларыгыз тормышка ашсын! Районыбызның һәр гаиләсенә бәхет, шатлык, тынычлык, иминлек телим!
Энгель Фәттахов, Актаныш муниципаль районы башлыгы.