Актанышта – җәйге спартакиада

2021 елның 29 мае, шимбә

Бүген Актанышта район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары, авыл җирлекләре командалары арасында җәйге Спартакиада үтә. Традициягә әверелгән спорт бәйрәме быел Бөек Җиңүнең 76 еллыгына, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.

Спартакиада программасына берничә дистанциягә йөгерү, эстафета, гер күтәрү, ядрә ыргыту, озынлыкка, биеклеккә сикерү, йөзү кебек спорт төрләре кертелгән.

Спартакиадага стартны Б. Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда район башлыгы Энгель Фәттахов бирде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International