25 май көнне районның ЗАГС бүлегендә “Гаилә мәктәбе” дәресләренең чираттагысы үтте. Бу юлы тәрбияви әһәмияткә ия чара Халыкара гаилә көненә багышланган иде.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның X сыйныф укучылары чакырылган тәрбия дәресендә районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, өлкән психолог Фәимә Шәйгәрдәнова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиеваның бик тә үтемле чыгышлары тыңланды, тәрбия-әхлак турында бик күп мәгълүмат бирелде.