“26 май – Россия эшмәкәрләре көне. Эшкуарлар илебез үсешенә зур өлеш кертәләр, икътисадый һәм социаль бурычларны хәл итүдә актив катнашалар. Кече һәм урта бизнесны үстерү – безнең өчен өстенлекле юнәлешләренең берсе. Эшмәкәрлек елдан-ел тормышыбызның барлык өлкәләренә дә ныграк үтеп керә. Актанышта эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, үз көнен үзе күргән, башкаларны да эш урыннары белән тәэмин иткән кешеләр аз түгел.
Сез идеяләрегезне төрле өлкәләрдә – АПК, халыкка хезмәт күрсәтү, сәүдә, төзелеш һәм башка мөһим тармакларда тормышка ашырасыз. Сез яңа эш урыннары булдыру белән бергә уңайлылык та булдырасыз, халыкны кирәкле товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итәсез. Инициативалы һәм иҗади хезмәтегез, районда актив гражданлык позициясе һәм социаль мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, яңа казанышлар, ышанычлы эшлекле партнерлар, гаиләләрегездә иминлек һәм эшегездә уңышлар телим!” – диелә район башлыгының тәбрикләмәсендә.