Актаныш Идел елгасы буйлап понтон ротасы хәрәкәтен - "Хәтер акциясе"н каршы алды

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

15 майдан, Россия  тарихында беренче тапкыр, 12 нче аерым гвардия Кызыл Байрак Кенигсберг-шәһәрчек инженер бригадасының Идел елгасы һәм аның кушылдыклары буенча Понтон ротасына күчүе башланды. Елга маршы БМК-1 катерлары белән тоташтырыла торган паромнар белән ясала.Идел буйлап күчү (переход)  Уфа шәһәреннән старт алды.

Бүген исә Актаныш районы халкы да әлеге тарихи вакыйганың шаһитлары булды.

28 көн эчендә хәрби паром  2000 километрдан  артык юл үтәчәк.  Маршрут Актаныш, Благовещенск, Яр Чаллы, Ульяновск, Самара, Вольск аша уза.

Искәртеп үтәбез, йөзү Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган хәтер акциясе булып тора. Чараның финал  ноктасы – Волгоград шәһәре. Биредә Үзәк хәрби округның хәрби хезмәткәрләре Мамай курганындагы “Сталинград сугышы геройларына”  һәйкәл-ансамбле территориясендә Хәтер акциясендә катнашачак.   

Паром Актаныш җирендә булган арада, райондашларыбыз РФ ВС инженерлык гаскәрләренең корал  үрнәкләреннән ясалган күргәзмә белән таныша алды.

 

Районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучылар да  Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган хәтер акциясенә кушылды. Алар игътибарына күрсәтмәлелекләр тәкъдим ителде.

Әлеге хәрби часть Башкортостан республикасының Чишмә районы Алкино-2 авылында урнашкан. Бригаданың шәхси составы Сирия территориясендә махсус хәрби бурычларны, шулай ук стратегик команда-штаб өйрәнүләрен әзерләгәндә һәм үткәрүдә, Россия Оборона министрлыгы һәм Россия Кораллы көчләренең Үзәк хәрби округы планнары буенча берничә тапкыр катнаша.

Инженер бригадасы Бөек Ватан сугышы елларында 1942 елның 30 маенда Калинин фронты гаскәрләре командующие приказы белән формалаштырыла. Берләшмәнең шәхси составы Ржево-Сычевка, Великолук, Белорус, Рига һәм Мемель, Кенигсберг һөҗүм операцияләрендә актив катнаша. Немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен әлеге инженер бригадасының 1373 солдаты - орден, 1965е медальләр белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International