Татарстан матбугаты көне белән район башлыгы Энгель Фәттаховның котлавы

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле журналистлар, хәбәрчеләр, матбугат ветераннары!

Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас котлыйм.

Татарстан Дәүләт Советы гамәлгә куйган әлеге һөнәри бәйрәм журналист, фотокорреспондент һәм редакторларны, блогер һәм интернет-контент булдыручыларны, нәширләр һәм полиграфистларны, басма матбугат таратучыларны – үз хезмәте белән республикабызның, районның бердәм мәгълүмат кырын һәм гражданнарның сүз иреген тәэмин итүче барлык һөнәр ияләрен берләштерә.

Көндәлек җаваплы хезмәт белән мәгълүмат чаралары районның сәяси-социаль-мәдәни тормышында актив катнаша, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыра, заман сулышын оператив һәм объектив яктыртып бара.

 

Район матбугатының еллар дәвамында тупланып килгән традицияләре, бай тарихы бар. Матбугат үзәге, газета, телевидение, радио, сайт һәм социаль челтәрләр сәхифәләрендә Актанышның - 310, район төзелүнең 90 еллык тарихы, төрле чорларның мохите, рухы чагылыш таба. Каләм сүзенә ышаныч зур, ә журналист һөнәре зур хөрмәткә һәм танылуга лаек.

Яңалыкларны бирү форматлары һәм тизлеге үзгәреп тора. Көн вәзгыятенә объектив анализ ясый, алдан ялган икәне билгеле фактларны һәм «фейкларны» аралый, мәгълүматны максатчан һәм яңалык каналларына бүлә белү журналистның югары осталыгы булып тора.

Хөрмәтле мәгълүмат хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез көнне сезгә хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.

Алга таба да район халкының мәдәниятен, мәгърифәтен, социаль-икътисади тормышын үстерүгә лаеклы өлеш кертерсез дип ышанам. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш телим.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International