Бүген Актаныш районының "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Башкортстан республикасының Нефтекама дәүләт филармониясе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Ике яклы рәсми документка "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Лилия Ялалова һәм Нефтекама дәүләт филармониясе җитәкчесе Ринат Гайсин үз имзаларын куйды.