Бүген Актаныш районында Татарстан Дәүләт Советы һәм Башкортстан Дәүләт Җыелышы - Корылтаеның профильле комитетларының күчмә утырышы узды. Парламент спикерлары Фәрит Мөхәммәтшин (Татарстан) һәм Константин Толкачев (Башкортстан) җитәкчелегендәге делегатлар Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең кече Ватаны - Әнәк авылында булдылар, Шәрип Шәймиев муззен, "Бабайда кунакта" скверын карадылар. Авылның истәлекле урыннары белән кунакларны Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов таныштырды.
Шулай ук алар сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән очрашты. Әлфия Авзалова. Аннары ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм БР Дәүләт Җыелышы — Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитетының "Мәдәният диалогы үсешендә туган телнең роле" темасына уртак утырыш узды. Делегация составында ике республиканың да депутатлар корпусы вәкилләре бар иде.