АЛХӘБӘР: "АЛКИНО-2" ХӘРБИ ЧАСТЕННӘН ЙӨЗҮЧЕ САЛ АКТАНЫШТА ТУКТАЛАЧАК

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

 

15 май көнне Уфа шәһәреннән кузгалган сал

25 май көнне, якынча 12.00 сәгатьләрдә, Агыйдел елгасында паром кичүе янында тукталыр дип көтелә. Районыбызның шефлыкка алынган хәрби

"Алкино-2" частендә бүгенге көндә 16 райондашыбыз хезмәт итә, шуның 2 се салда була.

 

Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган әлеге чара яшьләрдә хәрби-патриотик хисләр тәрбияли. Сал Актанышта ике сәгать туктап торачак.

Районның кыр җыенына җыелган 10 сыйныф егетләренә хәрби кораллану буенча күрсәтмә-күргәзмә булачак.

Актаныштагы тукталыштан соң сал, су юлы буйлап, Яр Чаллы шәһәренә юл алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International