Бүген Актаныш районының терлекчелек тармагы айлык югалту-табышларын барлады. 24 форма барышында район хуҗалыкларындагы вәзгыять белән беррәттән, шәхси секторлардагы мал хәрәкәте дә анализланды.
Гадәттәгечә, бу юлы да шәхси секторлардагы иң актив, нәтиҗәле хәрәкәт иткән җирлек билгеләнеп, аның башлыгына алгарыш символы булган ат тапшырылды. Бу юлы ат Әтәс җирлегенә юл алды.