Актаныш районының терлекчелек тармагы апрель аена йомгак ясады

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Районның терлекчелек тармагындагы апрель күрсәткечләренә багышланган 24 форма-киңәшмә Актанышта 14 май көнне оештырылды. Район башлыгы Энгель Фәттахов идарәлегендә үткән киңәшмәдә терлекчелеккә кагылышлы төп мәсьәләләр каралып, бу өлкәдәге вәзгыять анализланды, хезмәтчәннәр эшчәнлекләренә бәя алды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хуҗалыкларның апрель ае эшчәнлегенә җентекле анализ ясап, терлекчелек тармагын алга әйдәүчеләрне атадылар, кимчелекләргә дә тукталдылар.

Гомуми йомгак буенча хуҗалыклар арасында беренче урынны “Әнәк” агрофирмасы алды, җәмгыять “Ат” сынына һәм 40 мең сумлык премиягә ия булды. Өченче урында - "Чишмә" җәмгыяте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International