Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның актанышлыларны Халыкара гаилә көне белән тәбрикләве

2021 елның 15 мае, шимбә

 

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Халыкара гаилә көне белән тәбрик итәм.

Гаилә ул - һәркемнең таянычы, ышанычлы терәге, җылылык, мәхәббәт, илһам чыганагы.

 

Безнең төп бурычыбыз - гаилә кыйммәтләрен саклап, инсафлы балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт тәрбиясенең беренче сабакларын ала.

Районыбызда үрнәк, матур гаиләләр күп. Бер-берсен хөрмәтләп 50, 60 ел яшәүче, үрнәк балалар үстергән парларга хөрмәтебез зур. Күп балалар үстерүче, чит баланы тәрбиягә алып, аларга әти-әни назы бүләк итүче гаиләләргә дә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Хөрмәтле райондашлар! Нинди генә хәлләрдә дә гаилә ныклыгын саклап калырга өйрәник, йортларыбызда өмет, ышаныч һәм мәхәббәт яшәсен. Гаиләләребездә һәрчак иминлек, шатлык, бәхет, күңелле мәшәкатьләр генә булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International