АКТАНЫШТА БЕЛЕМГӘ МӘДХИЯ ҖЫРЛАДЫЛАР

2021 елның 14 мае, җомга

Бүген Актаныш районында “Олимпка юл”, республика, төбәкара, халыкара һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы үтте.

Фән олимпиадаларында зур җиңүләргә ирешкән иң алдынгы укучыларыбыз – бәйрәмебезнең төп сәбәпчеләре иде. Алар безне белемгә омтылышлары белән сокландыралар! Алай гына да түгел, районыбыз данын республикабызда гына түгел, ә Бөтенроссия дәрәҗәсендә күтәрәләр!

Җиңү юлының мәктәп елларыннан башлануын олимпиадада катнашучы һәр укучы аеруча яхшы аңлый. Фән олимпиадалары бер яктан укучылар арасында сәләтлеләрне ачыклау, аларның сәләтләрен тагын да ныграк ачу мөмкинлеген бирсә, икенче яктан шәхсән укучы өчен олимпиада хәрәкәте киләчәккә таба үз көче белән ярган юл башы да булып тора.

Җиңүчеләрне беренчеләрдән булып район башлыгы Энгель Нәвап улы тәбрик итте. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының идарә җитәкчесе Тамара Федорова да Актаныш сәхнәсеннән төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда уңышка ирешкән укучыларга рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International