АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: 35 елга сузылган шәфкатьлелек юлы

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Такталачык табиблык амбулаториясенең өлкән шәфкать туташы Гөлназ Фәйзуллина һөнәри бәйрәмен бүген дә хезмәт урынында каршы ала. Хәер, 35 елга сузылган шәфкатьлелек юлында аның ял көннәре бармак белән генә санарлыктыр: тормышын башкаларның сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган бу хезмәттә ял көне, төн дигән төшенчәләр юктыр ул, мөгаен.


Бүгенге көндә Такталачык амбулаториясе 12 авылга хезмәт күрсәтә. Телефон кенәгәсендә Гөлназ ханымның контакт номерын саклап куймаган кеше бар микән бу җирлекләрдә? Авыру сорап килми, аңа төн ни дә, көн ни... Куллар телефонга үрелеп, шәфкать туташының номерын җыя. Андый вакытта сәгать телләренә карап тормыйсың, ул мизгелдә күңелгә “ә бәлки Гөлназ ял итәдер!” – дигән уй ялгыш та кереп чыкмый – авыруга ярдәм кирәк.


“Күңел биреп эшләмәсәң, бер генә һөнәрне дә башкарып булмый ул. Минзәлә медицина училищесына укырга кергәндә, бәлки, балалык белән, шәфкать туташы һөнәренең ни дәрәҗәдә авыр булачагын уйлап та бетермәгәнмендер. Ул чакта иңнәргә ак халат саласы килү теләге һөнәремнең бар нечкәлекләрен күрүдән көчлерәк булгандыр. Ә тәҗрибә еллар аша килде. Әмма һөнәремә карата хөрмәтем югалмады – тормыш юлын кабаттан үтү мөмкинлеге булса, һичшиксез, ак халатлы һөнәремә тугры калыр идем”, - ди Гөлназ.


Әҗмәт авылында туып үскән Гөлназ ханымның бөтен гомере Такталачык җирлеге белән бәйле. “Укыган елларда гына авылдан китеп торырга туры килде. Ничектер таш калага чыгып китү уе башыма да кереп карамады. Әти-әнием мин сайлаган юлны хуплап, укыганда миңа канат биреп тордылар. Аларны мин кызлары буларак та, шәфкать туташы буларак та үзем соңгы юлга озаттым. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын!”, - дип, Гөлназ ханым һөнәр сайлаган елларын искә алды.


Аннан килеп, аның тормыш иптәше дә Такталачык авылыннан. Мәктәптә бер чорда укыган ике авылдаш моннан чирек гасыр элек тормыш сукмакларын бер юлга үргән. Бүген Азат абый Гөлназ апаның ныклы тылы да, ярдәмчесе дә, шоферы да.


“Гаиләдә синең һөнәрне хөрмәт итмәсәләр, тыныч күңел белән эшләп булмый. Бу яктан мин бик бәхетле. Азатның, төнлә авырулар янына чыгып йөгергәндә дә, бәйрәм көннәрендә кулга беренче ярдәм күрсәтү чаралары салынган сумкамны алырга туры килгәндә дә, авыр сүз әйтүен хәтерләмим. Киресенчә, ярдәм итәргә алына, машинасын кабызып, кирәк җиргә илтеп куя”, - дип, ире турында горурланып сөйли шәфкать туташы.

Ир белән хатынның уртак сөенече булып дөньяга килгән уллары Азамат та әнисе юлын сайлаган. Кешеләрне дәвалау теләге кечкенә Фәйзуллинда, мөгаен, бик күптәннән, әнисенең көн дими, төн дими авырулар янына ашыгуын күзәтүдән орлыклангандыр. Оясында ни күрә, очканында шул була дип, татар халкы юкка гына әйтмидер ул.

 

Бүген Азамат Азат улы Яр Чаллы шәһәренең бишенче санлы хастаханәсендә фельдшер булып эшли. Пандемияле 2020 елда ул авылдашларын коронавирус афәтеннән саклап калуда үзеннән өлеш керткән. Улы турында сөйләгәндә, Гөлназ ханымның күзләрен яшь элпәсе каплап кала, менә шулай горурлынып сөйләрлек улы булганга сөенә олы йөрәкле ана.

 

Олы йөрәкле  диюем дә юкка түгел, күңеленә шәфкать орлыклары салынган Гөлназ ханым моннан күп еллар элек бик яшьли вафат булган бертуган апасының ике яшьлек кызын тәрбиягә ала. Бу хакта бүген әйтүе генә җиңел, ул чактагы күңел халәтен әйтеп-аңлата да алмый язмам герое... Тормыш иптәше Азат белән алар ятимә кызчык өчен  ата-ана назын да, гаилә җылысын да кызганмый. Олы тормыш юлына чыкканда да, тәүге хәер-фатиханы Фәйзуллиннардан ала кыз бала. Шөкер, бүген инде Гөлназ ханым ике тез очына ике оныгын утыртып сөя торган әбекәй дә.

 

“Гомер болай да, тегеләй дә үтә ул. Мин шушы балакайларның бәхетенә куанып яшим. Яраткан гаиләм, бөтен гомеремне багышлаган эшем бар. Иң мөһиме, әле алга таба да исән-сау яшәргә, халыкка хезмәт итәргә язсын!”, - дигән теләкләрен тели Гөлназ Хамис кызы.

Шәфкать ияләренең хезмәтен берәү дә җиңел дип атамас. Алар тәнне укол белән генә дәвалап калмый, җандагы яраларны да  җылы сүзләре белән “бәйләп куя”. Быел  ирле-хатынлы Фәйзуллиннар район мәдәният йортында үткән сморт концертында чыгыш ясап, күпләрне таң калдырган.

“Коллективтан читтә калу килешми. Хезмәтебез авыр булса да, җанны бераз гына булса да ял иттерү чарасы дип кабул иттем бу концертны. Ә күңел барыбер авырулар янында йөри,   аларның хәлләрен белешеп торам. Бүгенге бәйрәм көнендә дә барлык кешеләргә дә сәламәтлек телисем килә. Сәламәтлек булса, калганы табыла аның. Хезмәттәшләремә дә ныклы сәламәтлек, авыр эшләрендә күркәм сабырлыклар юлдаш булсын! ”, - дип елмая Гөлназ ханым.

Өч дистә елдан артык авыл халкының сәламәтлеген кайгырткан шәфкать туташын бүген амбулатория   ишеген ачып кергән һәркем һөнәри бәйрәме белән тәбрик итә, телефоны да тынып тормый аның. Тик менә  хезмәтенең хөрмәтле булуын даими тоеп торган Гөлназ ханымның борчулы уйлары да бар:   авыллардагы  дәвалау учреждениеләренә яшьләрнең кайтмавы борчый аны. Алар буынына алмаш булырмы?  Ә бит авыл халкы һәрвакыт медицина ярдәменә мохтаҗ. Аларың тәне генә түгел, җаны да дәвалау сорый...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International