Бүген хакимият бинасында район башлыгы Энгель Фаттахов рәислегендә атналык киңәшмә узды. Чарада оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Районда оператив хәлнең торышы белән Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәһим Нуриев, "Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 нче отряды" Федераль дәүләт казна оешмасының 103нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов таныштырды. Райондагы коронавирус белән бәйле вәзгыятькә ачыклыкны район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Азат улы кертте.
Язгы чәчүнең барышы белән залда утыручыларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев таныштырды. Сөт җитештерүнең торышы, терлек азыгы әзерләү буенча хисапны Лена Әгъләмов тотты.
Актанышта үткән Бөек Җиңү бәйрәме буенча төп чыгышны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева ясады.
Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова авылларда үткән зират өмәләрен, Җиңү бәйрәме мизгелләрен анализлады.
Гомумән, 9 май - зур масштаблы бәйрәм чарасын әзерләүгә үз өлешләрен керткән коллективларга район башлыгы Энгель Фәттахов рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габдулхаев Сабантуй бәйрәменә әзерлек чаралары буенча чыгыш ясады.