10 май көнне Актанышта район башлыгы кубогына шахмат турниры үтте. Регионара статус алган чарада 40тан артык команда, 160тан артык шахматчы катнашты.
Актанышта район башлыгы кубогына 30 тапкыр гамәлләтерелгән турнирда абсолют җиңүне Казанның "Панда" командасы яулады. Икенче-өченче урыннарга Яр Чаллы шәһәре командалары лаек булды.
Җиңүчеләрне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов бүләкләде.