Актаныш районы 76 тапкыр Җиңү язын каршы алды Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы быел да район хакимияте бинасы каршында оештырылды. Чара барышындагы театральләштерелгән тамаша сугыш китергән кайгы-хәсрәтне дә, Җиңү шатлыгын да ачык чагылдырды.
Ил күләмендә иң мөһим бәйрәм булган Бөек Җиңү көне белән район халкын Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте.
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикнамәсен актанышлыларга ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин ирештерде.
Тик кызганыч, әлеге истәлекле көннең төп геройлары - Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы елдан-ел сирәгәя. Актанышта Җиңү көненең чираттагы датасын нибары 10 сугыш ветераны каршы алды.
Район җитәкчелеге, ветераннар, район үзәгенең барлык оешма һәм предприятиеләре, шулай ук укучылар һәм укытучылар коллективлары илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашларыбыз истәлегенә Җиңү паркында һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар. Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.