Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге Татарстанда игълан ителгән Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы, Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан “Тукай иле” конкурсы игълан иткән иде. Әлеге иҗади конкурска Актанышыбыздан 90 яшьлек ак әби Нәкыя апа Кәрамова Мәскәүдә яшәүче 13 яшьлек оныгы Кәрим белән катнашты. Икесе дә туган телебездә Тукай шигырьләрен яттан сөйләп, видеоязманы конкурска тәкъдим иткәннәр иде. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 150 иҗади эшне тикшергәннән соң, бәйгене оештыручылар Нәкыя апага да, Кәримгә дә югары бәя бирделәр – икесе дә үз яшьтәшләре арасында “Татар телендә Габдулла Тукай шигырьләре” номинациясендә җиңү яуладылар. Ихластан котлыйбыз сезне, шигъри җанлы якташларыбыз!